«Безнең йортыбыз – Җир планетасы»: экологик сәяхәт (18+)
Җир көне — ел саен 22 апрельдә билгеләп үтелүче бәйрәм. Ул әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган һәм бөтен дөнья кешеләрен планетабызга сакчыл мөнәсәбәттә булырга чакыра. Экология, табигатьне саклау мәсьәләләре кешелекне көннән-көн борчуга сала. Җир – безнең бердәнбер Йортыбыз. Ә үз йортыңны сакларга, аны кайгыртырга кирәк. Безне әйләндереп алган табигать матур һәм мәһабәт кенә түгел, ә гаҗәеп нәзберек һәм тиз яраланучан. Шундый сүзләр белән башлады оештыручылар чараны, аннан соң бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләде. |